Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты «Театраль Идел буе» иҗтимагый проектын хуплады

«Театраль Идел буе» иҗтимагый проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында округ фестивале турында ролик урнаштырды.«Безнең егетләр өчен җа...

«Театраль Идел буе» иҗтимагый проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram-аккаунтында округ фестивале турында ролик урнаштырды.
Татарстан Президенты «Театраль Идел буе» иҗтимагый проектын хуплады<br>
«Безнең егетләр өчен җан атачакбыз! Уңышлар!» - кыска видеога республика җитәкчесе шулай язып куйды.
Татарстан фестивальдә ике спектакль тәкъдим итә: Чаллыдан РИФ студиясеннән «Жил-был Пес» һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты коллективының «Парковка» спектакле.
Финалда иң яхшыларны ачык тавыш бирү юлы белән сайлап алачаклар. Моның өчен төбәк этапларында җиңүче спектакльләр Театраль Идел буе проекты рәсми сайтында урнаштырылган. Шулай ук спектакльләр Идел буе федераль округы телеканалларында октябрь ае дәвамында трансляцияләнә.
Финал тавыш бирү 1 ноябрьдә башлана. Иң яхшы спектакль өчен тамашачылар 8 800 350-35-43 номеры буенча тавыш бирә ала.
Һәр спектакльнең: 1дән 14кә кадәр - студентлар, 15тән 28гә кадәр мәктәп укучылары өчен үз тәртип номеры бар.

 
Фото: instagram.com/rusminnikhanov/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/23/195777/

Комментарийлар