Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты алты яшьлек узышчы малайга яңа карт алырга вәгъдә бирде

Бүген Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте.Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында Россия Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсендә узды, дип хәбәр и...

Бүген Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте.
print_2021787_1890160
Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында Россия Президентының Казандагы кабул итү бүлмәсендә узды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Иң беренче булып, Лаеш районының Имән Кискә авылы аксакалының видеомөрәҗәгате каралды. Ул кыскача гына үзе турында сөйләде. Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветеранына быел җәй 100 яшь тулган, ул гармунда уйнарга ярата икән, яңа авыл клубында гармунда уйнап, авылдашларын сөендерәсе килә икән.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, бүген Имән Кискә авылында 670 кеше яши, клуб 1968 елда төзелгән, бина 70 процент тузган санала.
Татарстан Президенты республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына Имән Кискә авылы клубын планнан тыш капиталь ремонт объектлары исемлегенә кертүне йөкләде. Ул шулай ук Лаеш мунициципаль районы җитәкчелегенә Татарстан Президенты исеменнән Имән Кискә авылының бу 100 яшьлек кешесен якынлашып килгән Яңа ел белән котларга кушты.
Икенче булып Казан кешесенең мөрәҗәгате каралды. Бу ханымның инвалид баласы бар икән. Ул кызына "Ангел Соло" тернәкләндерү велосипедын алуда ярдәм күрсәтүне сорады.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Финанс министрлыгына акча табып, тернәкләндерү велосипеды алып бирергә кушты. "Әлбәттә, булышачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов, бу анага мөрәҗәгать итеп. - Балага йөрергә кирәк, аның сәламәтлеген ныгыту өчен мөмкинлеге булырга тиеш".
Шуннан соң Әлмәт районында яшәүче ана кеше мөрәҗәгать итте. Видеоконференция режимында аралашып, бу хатын-кыз биш баласы барлыгын әйтте, шул исәптән мәктәп яшендәге дә. Күп балалы гаиләнең автомобиле барысын да сыйдырмый икән, ул микроавтобус алуда ярдәм күрсәтүләрен үтенә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне иганәчеләргә мөрәҗәгать итеп хәл итәргә тәкъдим итте. Ул телефоннан "Татнефть" компаниясе җитәкчелеге белән сөйләште һәм ярдәм күрсәтүне сорады.
Түбән Камадан I төркем инвалид (җитештерүдә имгәнгән) үзенә махсуслаштырылган инвалид арбасы сорап мөрәҗәгать итте. Ул аңлатканча, кайбер сәбәпләр аркасында социаль хезмәтләр аның параметрларына туры килерлек инвалид арбасы ала алмый икән.
Рөстәм Миңнеханов тиешле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ул видеоконференция режимында тиешле ведомстволарга йөкләмә бирде, шул исәптән республика буенча медицина-социаль экспертиза бюросы җитәкчелегенә дә.
Соңгы булып, Чаллыдан 6 яшьлек малайның әнисе мөрәҗәгать итте. Аның улы "КАМАЗ-Автоспорт" партнерлыгы карамагындагы "КАМАЗ-Карт" уку-спорт клубы базасында картинг белән шөгыльләнә икән. Күнегүләрне дәвам итү өчен "Микро" класслы карт алырга кирәк, диләр. Рөстәм Миңнеханов яшь спортчыга мөрәҗәгать итеп, нәрсә телисең, дип сорады. Малай: "Яңа карт кирәк һәм узышасым килә минем!" – диде. Республика лидеры яшь узышчының теләген үтәргә вәгъдә бирде. "Яңа карт алабыз сиңа, иң мөһиме – күнегүләреңне ташлама! Һәм Яңа ел белән котлыйм сине!" - диде. "Сине дә Яңа ел белән котлыйм", - дип кычкырып җавап бирде 6 яшьлек спортчы Татарстан Президентына.
Азакта Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучы барлык түрәләргә дә ел азагына кадәр кушылганнарны үтәргә кирәклеген кисәтте, шулай ук барлык мөрәҗәгать итүчеләрне якынлашып килгән Яңа 2017 ел белән котлады.
Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин, Лаеш, Әлмәт, Чаллы хакимиятләре башлыклары һәм Башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.
 
ТР Президенты Матбугат хезмәте

Комментарийлар