Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Премьер-министры республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады

Бүген, 9 декабрь  – Ватан Геройлары көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика халкына тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Бүген без сугыш елларында дошманнардан б...

Бүген, 9 декабрь  – Ватан Геройлары көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика халкына тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
 
de0bdd799a85776aca60bec0be708bd6
“Бүген без сугыш елларында дошманнардан батырларча Ватанны саклаган һәм тыныч вакыттагы казанышлары өчен дәүләт билгеләренә ия булган каһарманнарны хөрмәтлибез, рәхмәт сүзләре әйтәбез. Алар үзләре турында уйламыйча, гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезне, халыкны кайгыртып яшәделәр.
Бу көнне Хезмәт Геройларын искә алырга кирәк, аларның тырышлыгы белән илебез иминлегенә һәм тотрыклыгына нигез салынды.
Хөрмәтле Ватан Геройлары! Сезнең батырлыкларыгыз – ватанпәрвәрлек һәм Туган илгә мәхәббәт, намуслылык мисалы. Ул мәңге онытылмас һәм киләсе буыннарның хәтерендә калачак. Сез - илебез тарихы, намусы, горурлыгы һәм даны. Сезнең алда баш иям! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм зур бәхет телим”, - ди республика Премьер-министры мөрәҗәгатендә.

Комментарийлар