Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Милли музеенда Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсен карап була

15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Төп нөсхә көне узачак.Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, музей фондыннан Муса Җәлилнең Берл...

15 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, Татарстан Милли музеенда Төп нөсхә көне узачак.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, музей фондыннан Муса Җәлилнең Берлинның «Моабит» төрмәсендә утырганда язган шигырьләрен — Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсен алып чыгачаклар. Бары тик бу көнне генә казанлылар һәм шәһәр кунаклары могҗиза белән исән калып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән кыйммәтле раритетны күрә ала.
Ел саен Моабит дәфтәрләрен алып чыгу өчен Татарстанның танылган кешеләре чакырыла. Быел әлеге хокук Габдулла Кариев театры директоры, шагыйрә, Муса Җәлил премиясе лауреаты Луиза Янсуарга бирелгән.
Тантаналы чарада республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре катнаша. 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куялар. Милли музейда Казан театр училищесы студентлары башкаруында герой-шагыйрьнең әсәрләре яңгыраячак.
Шулай ук музыкантлар, Муса Җәлил премиясе лауреатлары — виолончельдә уйнаучы, композитор, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры Ильяс Камалов һәм скрипкачы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры артисты Динә Закирова чыгыш ясаячак.
Бу көнне музейга керү бушлай.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/12-02-2022/tatarstan-milli-muzeenda-lilne-moabit-d-ft-rl-rene-t-p-n-sh-sen-karap-bula-5849208

Комментарийлар