Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәктәпләре әти-әниләрнең шәхси мәгълүматын читкә чыгарган

Татарстандагы берничә мәктәптә әти-әниләрнең шәхси мәгълүматлары дөньяга фаш булган. Бу хакта Life.ru хәбәр итә. Фото: vashgorod.ruӘти-әниләрнең тулы исем фамилияләре, ИНН мәгълүматлары, туу турында т...

Татарстандагы берничә мәктәптә әти-әниләрнең шәхси мәгълүматлары дөньяга фаш булган. Бу хакта Life.ru хәбәр итә.
f16742 Фото: vashgorod.ru
Әти-әниләрнең тулы исем фамилияләре, ИНН мәгълүматлары, туу турында таныклык, пенсия иминият таныклыгы, яшәү һәм эш урыны,  буй озынлыгы һәм гәүдә авырлыгы турындагы тулы мәгълүмат интернет челтәренә килеп эләккән. Бу хакта әти-әниләр үзләре белеп алган.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләрнең шәхси мәгълүматлары электрон мәгариф сайтына эленми, дип аңлатма биргән. Фаразлар буенча, укучының социаль паспорты өчен мәгълүмат җыю белән шөгыльләнгән кайбер укытучыларның ваемсызлыгы аркасында әлеге мәгълүматлар интернет челтәренә эләккән.
ТР прокуроры Илдус Нәфыйков кушуы буенча прокуратура интернетта (Татарстанда кайбер мәктәпләрнең шәхси сайтларында) укучыларның һәм әти-әниләренең персональ мәгълүматларын урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.
Тикшерү барышында хокук ягыннан мәктәпләрнең җаваплы кешеләренең, законсыз рәвештә персональ мәгълүматларны урнаштыруда гаепле булучыларның гамәлләре каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

Чыганаклар: http://intertat.ru/  http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар