Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан китапханәләре өчен 4 миллионга китаплар сатып ала

Казан китапханәләре өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы 4 миллоннан артык сумга китаплар сатып ала. Шундый өч тендер дәүләт сатып алулары порталында басылып чыкты.Бу басмалар Үзәкләштерелгән китапханә...



Казан китапханәләре өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы 4 миллоннан артык сумга китаплар сатып ала. Шундый өч тендер дәүләт сатып алулары порталында басылып чыкты.



Бу басмалар Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (бәясе 1,6 миллион сумнан артык), Республика яшүсмерләр китапханәсе һәм Республика балалар китапханәсе (һәрберсе өчен 1,2 миллион сумнан артык) өчен билгеләнгән.
2020-2022 елларда Александр Куприн, Николай Гоголь, Льюис Кэрролл, Жюль Верн, Николай Носов, Рэй Бредбери, Стивен Кинг, бертуганнар Стругацкийлар, Умберто Эко, Анджей Сапковский, Джордж Мартин, Шамил Идиатуллин, Гүзәл Яхина кебек авторларның китаплары сатып алу күздә тотыла.
Конкурсларда катнашу өчен гаризалар 25 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Китаплар белән тәэмин итүчеләрне 27 апрельдә билгеләячәкләр. Басмалар агымдагы елның 31 июленә кадәр сатып алынырга тиеш.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-madaniyat-ministrlygy-kazan-kitapxanalare-ocen-4-millionga-kitaplar-satyp-ala-5853292

Комментарийлар