Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачылды

Республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән башкалабыз һәм Татарстан шәһәрләре мәчетләрендә 2 февральдән “Без – татарлар” дип исемләнгән татар телен өйрәнү курслары ачылды, дип яза Т...

Республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән башкалабыз һәм Татарстан шәһәрләре мәчетләрендә 2 февральдән “Без – татарлар” дип исемләнгән татар телен өйрәнү курслары ачылды, дип яза ТР мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.


img_0062_0 Фото: http://dumrt.ru
Бушлай өч айлык курслар Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә һәм республикабызның биш мөхтәсибәтендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәре мәчетләрендә эшли. Әлеге курс кысаларында белем бирү ике юнәлештә алып барыла: “Татар теле” һәм “Татар тарихы һәм ислам нигезләре”.
Республикабызның икенче дәүләт телен өйрәнергә теләүчеләрнең иң күп кешелек төркеме – “Әниләр” мәчетенә курсларга йөрүчеләрне Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин шәхсән үзе сәламләде. “Әниләр” мәчетендәге курсларга йөздән артык кеше язылган. Шунысы куанычлы, лидерлар рәтендә шулай ук Казанның “Ярдәм” мәчете – йөз кешедән аз гына азрак. Татарстанның шәһәр һәм районнары арасында иң актив булып Түбән Кама мөхтәсибәте танылды – татар телен өйрәнү өчен иллеләп кеше мөрәҗәгать иткән. Республика һәм Казан шәһәре буенча курсларга барлыгы алты йөзгә якын кеше язылды.
Рәфикъ хәзрәт проектта катнашучыларны татар телендә сәламләде, татар телен өйрәнү өчен татар телле мохиткә керү кирәклеген билгеләде. Ул татар телен, шулай ук үз тарихыңны, динеңне өйрәнү кирәклеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Р.Мөхәммәтшин курсларда алган белемнәрнең тыңлаучыларга файдалы булуларын теләде. Дин әһеле шулай ук татар теле курсларының Россия ислам институтында ун ел дәвамында баруын һәм нәтиҗәлелеген раславы турында искә төшерде.
Уку-укыту барышын оештыру өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән бергәлектә “Татар теле: башлап өйрәнүчеләр өчен” уку-укыту әсбабы әзерләнде һәм басылып чыкты. Дәреслек авторлары – Россия ислам институты татар теле һәм милли мәдәният кафедрасының фәнни дәрәҗәләрдәге белгечләре – кафедра мөдире Рафилә Гыймазова һәм кафедраның фәнни хезмәткәре Венера Гарипова-Хәсәншина журналистлар белән әңгәмә барышында әлеге әсбапның ике ай дәвамында әзерләнүен ассызыкладылар. Дәреслек төзелгәндә коммуникатив технологияләр нигез итеп алына. Венера Гарипова-Хәсәншина әйткәнчә, аларның максаты кешеләрне грамматика өйрәтүдә түгел, ә бәлки татар телендә сөйләшергә, аны аңларга, үз фикерләреңне әйтә белергә, сүзләрне һәм авазларны аерырга өйрәтүдә. Рафилә Гыймазова сүзләренчә, әсбап шулай ук кешеләргә дини тематика буенча да аралашырга, татар телендә вәгазьләрне аңларга ярдәм итә.
Курслар төгәлләнгәч дәресләргә йөрүчеләргә үзләштерелгән белем күләме күрсәтелеп сертификатлар тапшырылачак.

Комментарийлар