Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күләме арткан

2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр 12,59 млрд кВт/сәг тәшкил иткән.  Бу сан, узган елның...

2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр 12,59 млрд кВт/сәг тәшкил иткән.
 
Бу сан, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында шул хакта билгеле булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Утырышта кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс - икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, 2018 елның 6 ае эчендә компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
2018 елга расланган капиталь төзелеш планы буенча капиталь кертемнәр күләме 6,6 млрд тәшкил иткән. Хисап чорында капиталь кертемнәрнең үзләштерелгән күләме расланган планга туры килә.
2018 елның беренче ярты елында кулланучыларны компания челтәренә кушу өчен электр челтәре хуҗалыгының 1 429 объекты файдалануга тапшырылган. Төзелгән электр тапшырулары линияләренең озынлыгы 158 км тәшкил итә.
Зур һәм икътисади әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/20/171892/

Комментарийлар