Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кешесе инвалидларны протезсыз калдырып, акча эшләгән

Якын арада кылган гамәлләре өчен 38 яшьлек Евгений Васянин хөкем алдында җавап бирәчәк."Опора" ширкәте техник-протезисты Евгений Васянин мошенниклык гамәлләре кылуда гаепләнә. Тикшерү гамәлләре буенча...

Якын арада кылган гамәлләре өчен 38 яшьлек Евгений Васянин хөкем алдында җавап бирәчәк.D22qW8s10BI
"Опора" ширкәте техник-протезисты Евгений Васянин мошенниклык гамәлләре кылуда гаепләнә. Тикшерү гамәлләре буенча, 2014 елда ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм "Опора" ширкәте килешүе нигезендә 1947, 1942 һәм 1938 елгы инвалидларны протез белән тәэмин итәргә тиеш була. Әмма ул өлкән яшьтәгеләр урынына ялган имза куеп, протезлар тапшыру документы әзерли.
Татарстан бюджетына 260 мең сумлык зыян килгән, дип табыла. Ир-ат үз гаебен таныган. Җинаять эше судка тапшырылган.
 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар