Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан җитәкчелеге Михаил Козловскийның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде

Татарстан җитәкчелеге фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Фото: tata...

Татарстан җитәкчелеге фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловскийның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашу белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
0205 Фото: tatarstan.ru
«Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә», – диелә кайгынамәдә. Михаил Козловский 20 гыйнварда озакка сузылган авырудан соң 64 нче яшендә вафат булды.
Михаил Козловский 1954 елның 24 мартында Казанда туа. 1980-1992 елларда «Советская Татария», «Вечерняя Казань», «Известия Татарстана» газеталары һәм «Ялкын» журналында фотохәбәрче булып эшли.
1992 елда Козловский Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли башлый. Ул – Минтимер Шәймиевнең беренче һәм бердәнбер фотографы, аның бай фотоархивы авторы.
Михаил Козловский берничә китап авторы. Фоторәссам Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә, аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Кайгынамәгә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов һәм башкалар кул куйган.

Комментарийлар