Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим итә

Язучылар берлегенең идарә утырышында каралган 5 язучыдан Ләис Зөлкарнәй кандидатурасы иң күп тавыш җыеп, Тукай премиясенә тәкъдим ителде.

Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары Рафис Корбан, Марат Әмирхан, Ләис Зөлкарнәй, Рәфкать Кәрами һәм Айдар Хәлим кандидатуралары буенча яшерен тавыш бирделәр.

Язучылар Рафис Корбан, Марат Әмирхан, Рәфкать Кәрами һәм шагыйрь Ләис Зөлкарнәй кандидатураларына Берлек остаханәләре аша кергән иде, Айдар Хәлим кандидатурасын Чаллы бүлеге тәкъдим итте.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла идарә аша ике язучыны – прозаикны һәм шагыйрьне үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Идарә әлеге тәкъдимне кабул итте. Әмма яшерен тавыш биргәндә прозаикларның берсе дә күп тавыш җыя алмады.

Шулай итеп, Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә кандидат итеп Ләис Зөлкарнәй намзәтен генә бирүне хуплады.

Язучылар үз кандидатураларын башка оешмалар аша да күрсәтә алалар.

 

Фото: Владимир Васильев/Татар-информ

 

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-yazucylar-berlege-tukai-premiyasena-sagyir-lais-zolkarnaine-takdim-ita-5882815

Комментарийлар