Логотип «Мәйдан» журналы

«Татарстан гүзәле» бәйгесе җитәкчесе, кызларны сәхнәгә бикини белән чыгаруны яклап, журналистларга каршы чыга

«Татарстан гүзәле» республика иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова шул исемдәге конкурста кызларга пәрәнҗә кидерү бурычы куелмый дип белдерде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбу...








 
сахарова

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә оешма президенты «Татарстан гүзәле» конкурсын әхлаклырак итәргә кирәкмиме дигән сорауга  җавап биреп, ММЧ вәкилләре белән бәхәскә керде.
«Кызларга пәрәнҗә кидерү планы юк, — дип кырт кисте Изольда Сахарова. – Хатын-кызның матурлыгы тән культурасы белән бәйле. Әмма без тәнне оятсыз итеп күрсәтмибез. Конкурсны оештырганда мин беренче итеп әхлак турында уйланам. Чисталыктан башка матурлык була алмый».
Аның сүзләренчә, «Татарстан гүзәле» оешмасы конкурста катнашучыларны Россия һәм халыкара конкурсларда катнашу перспективасыннан мәхрүм итә торган төбәк вакыйгасы итү бурычын куймый.
«Мин һәрвакыт кешеләргә, матурлык — халык мирасы, ул һәрвакыт кыйммәт бәяләнгән дип җиткерергә тырышам. Әйдәгез, урта гасырга кире кайтмыйк. Безнең уртак дөнья һәм уртак кыйммәтләр. Без артта калган ил түгел, без цивилизацияле кешеләр. Хатын-кызга күзен генә калдырып пәрәнҗә кидерергә була, һәм алар да оятсыз күренергә мөмкин», дип саный ул.
Татар-информ

Комментарийлар