Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров ни өчен язучылар берлегенә алынмаган?

Татарстан Республикасы гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның тууына 95 ел булды. Фото: Рамил ГалиБу дата уңаеннан шагыйрьне тантаналы чарада искә алдылар. Сез белә идегез микән: Татар...

Татарстан Республикасы гимны авторы, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның тууына 95 ел булды.
746e9f9f8002796aa132cbf1a2fb1455_xl Фото: Рамил Гали
Бу дата уңаеннан шагыйрьне тантаналы чарада искә алдылар. Сез белә идегез микән: Татарстан гимны сүзләре Рамазан Байтимеровның вафатыннан соң гына, моннан нибары биш ел элек кабул ителде. "Әтинең исеме мәңгеләштерелгән көн – минем иң бәхетле көнем", - ди Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат.
Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров заманында Татарстан Язучылар берлегенә алынмаган. Чөнки аны үзешчән шагыйрь дип санаганнар. 2009 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан ике томлык “Әдипләребез” биобиблиографик белешмәлегендә дә Рамазан Байтимеров исеме юк.
Шушы көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Байтимерова инициативасы белән оештырылган “Очрашырбыз әле җырларда...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм аның беренче урынбасары Рәмис Аймәттән тыш тагын биш язучы катнашты. Болар - өч аксакал язучы - Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Марат Әмирханов һәм балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова. Тагын бер язучы – Лениногорскидан килгән, үзен Рамазан Байтимеровның шәкерте дип санаучы Таһир Шәмсуаров. Башка язучылар килмәгән иде.
 
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА

интертат

 
 

Комментарийлар