Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан газ эшкәртү буенча Linde компаниясе белән хезмәттәшлек перспективаларын карый

Татарстан Германиянең Linde компаниясе белән табигый газ эшкәртү буенча хезмәттәшлек перспективаларын карый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde Engineering компаниясенең директорлар советы р...

Татарстан Германиянең Linde компаниясе белән табигый газ эшкәртү буенча хезмәттәшлек перспективаларын карый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde Engineering компаниясенең директорлар советы рәисе, Linde AG компаниясенең директорлар советы әгъзасы Кристиан Брух җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда шулай диде.
Татарстан газ эшкәртү буенча Linde компаниясе белән хезмәттәшлек перспективаларын карый
Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с делегацией компании Linde
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә вакытында Linde компаниясенең инде ике дистә ел дәвамында Татарстан нефть химиясе предприятиеләренең ышанычлы партнеры булуын билгеләп үтте. Ул «Казаноргсинтез», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим» кебек предприятиеләр белән хезмәттәшлекне мисал итеп китерде, компаниянең Россиянең башка төбәкләрендәге проектлары хакында да искәртте.
Бүгенге көндә Linde компаниясе «Түбән Кама Нефтехим»да яңа этилен комплексы төзелешендә катнаша. «Миңа хәзерге вакытта барлык эшләр дә график буенча баруын әйттеләр», - диде Татарстан Президенты.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с делегацией компании Linde
Кристиан Брух, үз чиратында, Германия компаниясе белән хезмәттәшлеккә тиешле игътибар күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм кыскача гына этилен комплексы проектын гамәлгә ашыруның барышы хакында бәян итте.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы яңа комплексны төзү эшләре 2019 елның көзендә башланырга тиешлеге хакында хәбәр иткән иде. Ике яңа комплекс 600 мең тонна этилен җитештерәчәк.


Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182182/

Комментарийлар