Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан гаилә фермалары саны буенча Россиядә беренче урынга чыккан

Гаилә фермалары саны буенча республикабыз Россиядә беренче урында. Хәзерге вакытта аларның саны 1182 гә җиткән. Якын арада 141 гаилә фермасы сафка басарга тора. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советын...

Гаилә фермалары саны буенча республикабыз Россиядә беренче урында.
Family with three children (3-9) walking on muddy road, cows in background, rear view
Хәзерге вакытта аларның саны 1182 гә җиткән. Якын арада 141 гаилә фермасы сафка басарга тора. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министры урынбасары Олег Палевин хәбәр итте, диелә Татар-информ мәгълүмат агентлыгында.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең 46,2 проценты шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга туры килә. Бу – 100 млрд сум.
Быел республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә продукция күләме 230 млрд сумга кадәр җитәр дип көтелә. Узган ел белән чагыштырганда, ул 3,2 процентка күбрәк. Беренче чиратта, бу бөртекле культураларны былтыргыга караганда, 1,4 тапкырга күбрәк җыеп алу белән бәйле. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш алдагы елларда 101,9 процентка артыр дип фаразлана.
Олег Палевин сүзләренчә, алдагы елда авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү 104,3 процентка җитәчәк. Бу мал сую һәм ит эшкәртү цехлары төзү хисабына башкарылачак.

Комментарийлар