Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан фильмы Төркия кинофестивалендә җиңүче булды

Татарстан режиссеры Нәсур Юрушбаевның “Нигез йорт” (“Отчий дом”) фильмы Төркиядә узган “Без бергә – 2018” халыкара фестивале җиңүчесе булды. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хә...

Татарстан режиссеры Нәсур Юрушбаевның “Нигез йорт” (“Отчий дом”) фильмы Төркиядә узган “Без бергә – 2018” халыкара фестивале җиңүчесе булды. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Картина “Иң яхшы актерлык эше” номинациясендә җиңде. Кинолента 2017 елда фильмнар эшләүгә булган субсидия хисабына төшерелде.
“Без бергә – 2018” халыкара кинофестиваленнән фильмның фестиваль маршруты башланды.
Кинофестивальне Рус мәдәнияте ассоциациясе һәм Аланья оешмасы һәм Lion Productions кинокомпаниясе оештырган.
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар