Логотип «Мәйдан» журналы

«Татарстан Дәүләт хезмәтләре» порталы серверларын 6,4 млн сумга яңартачаклар

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» порталының сервер комплексын яңарту өчен җиһазлар сатып ала. Республика бюджетыннан бу максатл...

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» порталының сервер комплексын яңарту өчен җиһазлар сатып ала. Республика бюджетыннан бу максатларга 6,4 млн сум акча бүлеп бирелә. Әлеге мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
«Татарстан Дәүләт хезмәтләре» сайты серверларын модернизацияләү өчен 2 фабрика сатып алу планлаштырыла. Заказны башкаручы проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш була.
«Өстәмә рәвештә: техник характердагы мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү өчен, тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн, елына 365 көн  җитештерүченең экспертларына онлайн һәм телефон аша  мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булырга тиеш», - диелә конкурс документларында.
Аукцион нәтиҗәләрен электрон формада 6 майда ясаячаклар.
Моңа кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында балалар бакчасына чират сервисы эшләүдән туктады. Бу исә ата-аналарда канәгатьсезлек һәм яңа уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен комплектлау мәсьәләсе тирәсендә борчылу тудырды.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/11/184354/

Комментарийлар