Логотип «Мәйдан» журналы

Татарча китапка багышланган "Әдәби марафон"да катнашкан 1100 кеше Казанда җыела

Татарча китап укуга багышланган VII "Әдәби марафон"да катнашучылар, барлыгы 1100 кеше, 15 май көнне Казанда УНИКС концертлар залына җыелып, китап бәйрәме уздырачак. Бу хакта марафонны оештыру комитеты...

Татарча китап укуга багышланган VII "Әдәби марафон"да катнашучылар, барлыгы 1100 кеше, 15 май көнне Казанда УНИКС концертлар залына җыелып, китап бәйрәме уздырачак. Бу хакта марафонны оештыру комитетыннан хәбәр иттеләр.
Татарча китапка багышланган

  • "Әдәби марафон" - "Татнетны үстерү фонды" белән Татарстан китап нәшриятының уртак проекты. Беренче марафонда 343 кеше катнашкан, хәзер катнашучылар саны 1300гә җиткән. Сигезенче әдәби марафон октябрь аенда булачак, диелә хәбәрдә.


"Марафон турында мәгълүмат "сарафанное радио" аша тарала, ул 21 көн дәвам итә, шушы вакыт эчендә кеше үзендә татарча китап уку гадәте тәрбияли. Кагыйдәләр буенча, марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында китап укып, шушы китаптан матур өзекләрен #әдәбимарафон дигән хештег белән соцчелтәрләргә кертә", - дип аңлатты кагыйдәләрен "Татнетны үстерү фонды" вәкиле.
Хәзер соцчелтәрләрдә #әдәбимарафон хэштегы белән 35 меңнән артык язма бар. "Шул рәвешле без татар интернетын үстерү юнәлешендә эшлибез. Һәр катнашучы татар клавиатурасы куя, татар телен бозмыйча сөйләшә. Алар үзара татар телендә аралаша. Шул ук вакытта кеше үзендә дисциплина тәрбияли. Максат куйган икән, көндә шушы юнәлештә эшләргә һәм максатка ирешергә тели", - диделәр оештыру комитетында.
"Әдәби марафон"да татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнашкан. "Татарлар исә бар дөнья буйлап катнашты, йомгаклау чарасына хәтта Австралиядән киләчәкләр", - диде "Татнетны үстерү фонды" вәкиле.
Оештыручылар марафонның татар язучылары өчен дә мөһим булуын әйтте. "Кайбер язучылар китап укучылар белән якынрак таныша. Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Эльвира Сафина шундыйлардан. Шул ук вакытта үзләренә бикләнеп утырган язучылар да бар. Әмма без аларны да марафонга йомгак ясау чарасына чакырабыз.
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185880/

Комментарийлар