Логотип «Мәйдан» журналы

“Татарча диктант”ның нәтиҗәләре билгеле

2017 елның 25 ноябрендә Россиянең 20гә якын төбәгендә һәм 9 чит илдә «Татарча диктант» яздылар. Күптән түгел аның нәтиҗәләре билгеле булды.Диктант өчен Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәреннән...

2017 елның 25 ноябрендә Россиянең 20гә якын төбәгендә һәм 9 чит илдә «Татарча диктант» яздылар. Күптән түгел аның нәтиҗәләре билгеле булды.
Диктант өчен Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек алынды. Нәтиҗәдә: “5ле” алучылар – 29 процент; “4”легә язучылар – 27 процент; “3”ле алучылар – 36 процент; “2”ле – 8 процент.
Барлыгы ике меңнән артык эш тикшерелгән. 2016 елда татарча диктантны 700 тирәсе кеше язган.
Диктантны Казан федераль университеты галимнәре тикшерде.

Комментарийлар