Логотип «Мәйдан» журналы

Татарча басылган «Әл-Мөнбәр» гәзитенең беренче саны табылган!

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, 1917 елда Петербургта татарча басылган мөселман гәзитенең беренче саны Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең фондларыннан табылган.2017 елның 24...

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, 1917 елда Петербургта татарча басылган мөселман гәзитенең беренче саны Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең фондларыннан табылган.
1515489225_0293-620x330
2017 елның 24 декабрендә “Әл-Мөнбәр” гәзитенең нәшер ителә башлавына 100 ел тулды. 2015 елда, ягъни 98 ел узгач, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөхтәсибәте тарафыннан яңадан чыгарыла башлаган “Әл-Мөнбәр” гәзитенең беренче саны тәкъдим ителгән. Узган елда исә декабрь санында бу басманың иң әүвәлге саны турында мәкалә һәм фото бирелгән иде.
Белешмә: “Әл-Мөнбәр” – 1917 елда Петроградта (Санкт-Петербург) чыккан татар милли-дини гәзит. Ул Ислам дөньясы һәм бигрәк тә Төркия турында күп язган. Беренче саны 1917 елның 24 декабрендә “Әманәт” ширкәте типографиясендә басыла. Аның барлык саннары да шул ширкәт матбагасында нәшер ителә. Гәзит атнага бер тапкыр 4 битле булып чыга. Һәр санында диярлек бик озын һәм имзасыз язылган өч-дүрт сәяси мәкалә урнаштырылган була.
Гәзит 1918 ел башында ябыла. Нәшире – “Әманәт” ширкәте мөхәррире Муса Бигиев, актив язышучылары исә Кәрим Сәгыйд һәм Әхмәт Таҗетдин.
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар