Логотип «Мәйдан» журналы

Татар халык йолалары – яңа видеобасмада

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тагын өр яңа видеобасманы дөньяга чыгарды."Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы" дип исемләнгән хезмәттә Казан, Себер, Урал, мишәр татарларын...

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тагын өр яңа видеобасманы дөньяга чыгарды.
BU_SnhuhrW0
"Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы" дип исемләнгән хезмәттә Казан, Себер, Урал, мишәр татарларының, керәшеннәрнең үзенчәлекле һәм югалып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары тупланган. Аларны Россиянең төрле почмакларында иҗат итүче үзешчән фольклор төркемнәр күрсәтә, дип ачыклык кертә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Шунысы игътибарга лаек: әлеге мисаллар – ясалма килеш түгел, ә данлыклы "Түгәрәк уен" һәм "Иске Казан түгәрәк уены" фестивальләре барган вакытында, эш процессында төшереп алынган.
"Татар халкының йолалары һәм аларны сәхнәдә куелышы" дигән видеокулланма беренче тапкыр быел 21-24 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында узачак Бөтенроссия татар фольклоры "Түгәрәк уен" фестивалендә тәкъдим ителәчәк.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар