Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле укытучылары укытыр өчен уңайлы дәреслекләрне әйтте

«Адымнар» күптелле мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабында Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән укытучылар нинди дәреслекләр белән эшләүләрен әйттеләр....

«Адымнар» күптелле мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең финал этабында Татарстаннан һәм чит төбәкләрдән укытучылар нинди дәреслекләр белән эшләүләрен әйттеләр.
Казанның Вахитов районы 116нчы лицей укытучысы Зилә Габдинова башлангыч сыйныфта рус төркемендәге балаларга татар телен укытуын әйтте. «Роза Хәйдәрова, Кадрия Фәтхуллова дәреслеге, Мещерякова системасы белән эшлим. Дәреслекләр дәресемнең 40 процентын алып тора, калган материалны үземнән өстим. Рус төркемендә эшләүче балалар өчен иң отышлысы — уен технологиясе», — диде ул.
Төмән өлкәсе Вагай районы Заречный урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Венера Ибукова соңгы биш елда Гөлфия Һадиева дәреслеге белән укытулары турында сөйләде. «Дәрестә дәреслектә бирелгән мәгълүматтан 50-60 процент файдаланабыз. Төп белемне галимнәр язган мәгълүматтан бирергә омтылабыз. Өстәмә мәгълүматны интернет чыганаклардан җыябыз», — диде.
Чаллы шәһәренең 12нче урта мәктәбе укытучысы Фирүзә Вахитова соңгы вакытта Мөслимә Шәкүрова китаплары белән эшләвен әйтте. «Китапларны ошаттык. Балаларга да укуы, укытучыга да эшләве җиңел», — диде.
Казанның Идел буе районы 114нче мәктәбе укытучысы Ләйсән Шәрәфетдинова «Сәләм» дәреслеген уңайлы дип атады.
Башкортстанның Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Динара Харисова төрле-төрле авторларның биремнәрен алуын сөйләде. «Рус төркеме булгач, бер дәреслек белән генә берничек тә шөгыльләнеп булмый. Заманча технологияләрен кулланмыйча эшләве авыр. Укытучының төп бурычы — нәтиҗәгә ирешү. Технологияләрне дөрес итеп кулланган очракта гына дәресләр сыйфатлы була», — дип саный ул.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Абдул Фархан


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/24-03-2022/tatar-tele-ukytuchylary-ukytyr-chen-u-ayly-d-reslekl-rne-ytte-5852065

Комментарийлар