Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле курсларына гаризалар кабул ителә

2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар эшли башлый. Әлеге курслар татар телен өйрәнү максатыннан ое...

2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар эшли башлый. Әлеге курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла.
Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла.
Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре (ике дәрес) укытылачак.
Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломлы белгечләр, квалификацияле имамнар үткәрә. Курсларда белем алу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып язылырга мөмкин дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.
Казан шәһәре:
Кабан арты мәчете Казан шәһ., Һади Такташ ур., 26, 8(843)537-12-83, Айгөл Махиянова 89179126524
Әниләр мәчете Казан шәһ., Газовая ур., 18, 8(843)277-93-78, Ибраһим хәзрәт Шәйхабзалов 89274221751
Ярдәм мәчете Казан шәһ., Серов ур., 4А, 8(843)223-03-59, 89178646480
Гаилә мәчете Казан шәһ., Җәүдәт Фәйзи ур., 2, 8(843)223-06-62, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин 89172619319
Тынычлык мәчете Казан шәһ., Мелитопольская ур., 15, 8(843)266-34-04, Аббяс хәзрәт Шляпошников 89253787416
Мөхтәсибәтләр:
Чаллы, Чаллы шәһ., Яңа шәһәр, Энтузиастлар бульвары, 12 (2/14) Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев +7(8552)38-67-02
Түбән Кама, Түбән Кама шәһ., Химиклар пр., 59 Салих хәзрәт Ибраһимов 89179077779
Алабуга, Алабуга шәһ., Тынычлык пр., 2 Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов 89872383157
Яшел Үзән, Яшел үзән шәһ., Ленин ур., 22 А Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 89600404741
Әлмәт, Әлмәт шәһ., Мәрҗани ур., 82А Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 89276707970
 
http://www.tatar-islam.com/

Комментарийлар