Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 17 февральдә онлайн-форматта була

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 17 февральдә онлайн-форматта булаОлимпиадага Россиянең 20 субъек...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 17 февральдә онлайн-форматта була
Олимпиадага Россиянең 20 субъектыннан – Удмуртия Республикасы, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Иркутск, Киров, Курган, Тверь, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Ставрополь крае, Мәскәүдән гаризалар кабул ителгән.
11 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни (татар) компонентлы мәгариф оешмаларының туган (татар) тел укытучылары өчен оештыру мәсьәләләре һәм олимпиадада катнашу буенча методик вебинар үткәрә.
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнаша.
Чара мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең идарә итү органнары белән хезмәттәшлек итү, туган телнең абруен һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатларында оештырыла.

https://tatar-inform.tatar/news/science/27-01-2021/tatar-tele-m-d-biyatynnan-t-b-kara-olimpiada-17-fevrald-onlayn-formatta-bula-5801974

 

Комментарийлар