Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен яңа конкурс игълан ителде

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде. 23 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә бу хакта мәгълүмат бирелде. Анда Россия Федер...

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде.
9ebe83e4
23 августта Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә бу хакта мәгълүмат бирелде. Анда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.
“Республиканың иң әйбәт татар теле һәм әдәбияты, татар этномәдәни мәктәпләре, Россия Федерациясе төбәкләренең якшәмбе мәктәпләре укытучыларының киләчәктә конкурсларда катнашу мөмкинчелеген тәэмин итеп, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия конкурсы” турында игълан итәбез һәм сезне дә актив катнашырга чакырабыз”, - диде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов үзенең чыгышында.
Әлеге бәйге “Ел укытучысы” конкурсы белән параллель рәвештә барачагы да мәгълүм булды. Илдар Мөхәмәтов белдерүенчә, бу конкурста Татарстаннан читтә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашыр дип көтелә.

Комментарийлар