Логотип «Мәйдан» журналы

Татар тарихында яңа ачышлар ясатырлык хезмәт дөнья күрде

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында ХVI гасыр уртасында язылган “Кара тәварих” кулъязмасы дөнья күрде. Фото: Рамил ГалиБу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә М.Госманов исемендәг...

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында ХVI гасыр уртасында язылган “Кара тәварих” кулъязмасы дөнья күрде.
0153 Фото: Рамил Гали
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалимов хәбәр итте.
“Җәмгыять тормышындагы төрле сәбәпләр аркасында, татарның Урта гасырдагы яшәеше аз яктыртылган. Үз авторларыбыз тарафыннан язылса да, сакланып калган хезмәтләр бик аз,” - ди Илнур Миргалимов. – Ул дәверне күбрәк рус, Европа һәм башка ил тарихчыларының хезмәтләре аркылы өйрәнәбез. Шулай да төрки-татар дөньясында язылган тарихи елъязмаларны атап китә алабыз. Шуларның иң борынгыларыннан берсе - Үтәмеш хаҗи. “Кара тәварих”ны ул 1550 елларда язган.
Җүчи Олысы хакимнәре үз тарихларын язарга дигән карарга килгәннәр. Бу вазифаны Үтәмеш хаҗига тапшыралар һәм аны Түбән Иделгә – Хаҗи Тарханга (хәзерге Әстерханга) җибәрәләр. Автор, андагы ханнар, вәзирләр, тарихны белүчеләрдән сорашып, мәгълүмат җыя, ишеткәннәрен язып бара. Шул чорда Үтәмеш хаҗи Алтын Урда һәм татар ханлыкларының үткәннәрен язып чыга. Әлеге тарихи елъязманың ике нөсхәсе бар. Берсе Ташкентныкы (тулы түгел), икенчесе - тулы варианты ниндидер юллар белән мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдингә эләккән була”.
Илнур Миргалимов әлеге тарихи документны 2007 елда Төркиядән алып кайта. Ун ел дәвамында кулъязманың транскрипциясе, рус теленә тәрҗемәсе эшләнелә. “Кара тәварих” елъязмасында Алтын Урда таркалу һәм татар ханлыклары барлыкка килү тасвирлана. Галим билгеләп узганча, әлеге чыганак, тарихи фактлар белән дә кызыклы һәм тарихи хәтер булуы мөһим. “Татар тарихының XV гасыр буенча тулаем хезмәтне атавы да авыр, - ди И.Миргалимов. - “Кара тәварих”та төрки татар күзлегеннән фактлар теркәлеп барылган. Олы Мөхәммәдне ничек хан итеп күтәргәннәре, аның ничек итеп югары даирә вәкилләре белән аралашуы безнең өчен кызыклы. Менә шулар хакында мәгълүмат бирелә. Шулай ук биредә кайбер ханнарга характеристика да бирелгән. Үтәмеш хаҗи башка тарихчыларның хезмәтен файдаланмаган, ул үзе язган. Информаторлары хан, вәзирләр һ.б. булган”.
Илнур Миргалимов 10 ел дәвамында тәрҗемә иткән борынгы кулъязманың күчерелмәсе бүгенге көндә галимнең шәхси архивында саклана. Миргалимов тарихи ядкарьне республиканың берәр архивына тапшырырга планлаштыра. 1551-1552 елда язылган кулъязманы бүгенге татар теленә күчерергә кирәклеген дә ассызыклап узды галим.

Комментарийлар