Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар моңы» VIII Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы җиңүчеләре исемлеге

Казанда «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узды. Икенче турга 70 конкурсант үткән иде. Җиңүчеләр исемлегендә - 29 кеше. шуларга өстәп, дүрт конкурсант Татарстан Республ...

Казанда «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узды.
id3539389_w510
Икенче турга 70 конкурсант үткән иде. Җиңүчеләр исемлегендә - 29 кеше. шуларга өстәп, дүрт конкурсант Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус призына ия булды. Конкурсның приз фонды 1 миллион сум дип хәбәр иткән иде оештыручылар «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсына багышланган матбугат конференциясендә.
«Татар моңы» VIII Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы җиңүчеләре:
«Академик вокал» номинациясендә
1 урын – Ирек Фәттахов (27 яшь, Казан)
2 урын– Айгөл Әхмәтшина (20 яшь, Башкортстан)
2 урын – Айтуган Вилмөхәммәтов (24 яшь, Башкортстан)
3 урын – Дилиза Надыйрова (32 яшь, Екатеринбург)
Россия Федерациясе регионнары, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре арасында «Соло вокал» номинациясендә
1 урын – Лилия Шакирова (21 яшь, Марий Эл, Параньга районы)
1 урын – Ринат Яруллин (34 яшь, Түбән Новгород өлкәсе)
2 урын – Элиза Махиянова (22 яшь, Екатеринбург)
2 урын – Руслан Кәбиров (26 яшь, Башкортстан, Тәтешле районы)
3 урын – Эльвира Рәкыйпова (22 яшь, Мәскәү)
3 урын – Әлфия Шәрипова (29 яшь, Монголия, Улан-Батор)
3 урын – Ринат Закиров (26 яшь, Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы)
3 урын – Нуршат Батыршин (22 яшь, Оренбург)
15 – 20 яшьлекләр арасында «Соло вокал» (хатын-кыз тавышы) номинациясендә
2 урын – Нурзидә Вәлиуллина (20 яшь, Татарстан, Лаеш)
2 урын – Рамилә Җамалова (18 яшь, Татарстан, Кайбыч районы)
3 урын – Ольга Бачкова (19 яшь, Татарстан, Алабуга)
21 – 35 яшьлекләр арасында «Соло вокал» (хатын-кыз тавышы) номинациясендә
1 урын – Эльмира Гыйльфанова (21 яшь, Чаллы)
2 урын – Ләйсән Галләмова (24 яшь, Казан)
3 урын – Зәринә Вилданова (23 яшь, Казан)
15 – 20 яшьлекләр арасында «Соло вокал» (ир-ат тавышы) номинациясендә
2 урын – Альберт Хәммәдиев (19 яшь, Татарстан, Тукай районы)
3 урын – Инсаф Габидуллин (20 яшь, Татарстан, Кукмара)
21 – 35 яшьлекләр арасында «Соло вокал» (ир-ат тавышы) номинациясендә
2 урын – Руслан Габбасов (21 яшь, Башкортстан, Уфа)
3 урын – Миндияр Шәймәрданов (23 яшь, Татарстан, Теләче районы)
3 урын – Наил Нәбиуллин (21 яшь, Башкортстан, Агыйдел)
«Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр» номинациясендә
1 урын - Баянчылар дуэты (Сәйдәш Фәхразиев, Илнур Галиев. Казан)
2 урын – “Баян позитив” шоу төркеме (Магнитогорск)
3 урын – Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының домралар квартеты (Җитәкчесе: Гүзәл Мөхәммәтдинова. Казан)
«Инструменталь башкару» номинациясендә
1 урын – Илмир Ямалов (28 яшь, Татарстан, Тукай районы)
2 урын – Илнур Коләхмәтов (22 яшь, Башкортстан)
3 урын – Илшат Хисаметдинов (28 яшь, Татарстан, Баулы)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләге
Юй Хао (22 яшь, Кытай)
Баянчылар дуэты (Сәйдәш Фәхразиев, Илнур Галиев. Казан. Смс-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча)
Ислам Кәлимуллин (18 яшь, Самара өлкәсе)
Ләйсән Байбикова (30 яшь, Мордовия)
 
Татар-информ

Комментарийлар