Логотип «Мәйдан» журналы

«Татар малае – 2022» һәм «Татар кызы – 2022» бәйгеләре тәмамланды

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында татар теле һәм татар мәдәнияте бәйрәме – «Татар малае – 2022», «Татар кызы – 2022» бәйгесенең финалы узды. Конкурста шәһәрнең 131 балалар б...

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында татар теле һәм татар мәдәнияте бәйрәме – «Татар малае – 2022», «Татар кызы – 2022» бәйгесенең финалы узды. Конкурста шәһәрнең 131 балалар бакчасыннан 121 бала катнашты. Финалда 5 кыз һәм 5 малай көч сынашты. Компетентлы жюри татар телен белү, үз-үзеңне һәм гаиләңне күрсәтү, балаларның иҗади сәләтләрен бәяләде.
«Татар малае – 2022» бәйгесенең җиңүчесе буларак 111 нче «Батыр» балалар бакчасыннан Самат Фәсхетдинов танылды. Кызлар арасында 4 нче «Веселинка» балалар бакчасыннан Азалия Хәйбиева җиңүче булды.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар