Логотип «Мәйдан» журналы

"Татар җыры" Халыкара фестивалендә җырчыларга "Алтын барс"лар тапшырылды

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган "Татар җыры" Халыкара фестивалендә һәр елдагыча җырчыларга "Алтын барс" сыннары тапшырылды. Кайбер артистлар икешәр номинациядә җиңде. Мәсәлән, Азалия...

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган "Татар җыры" Халыкара фестивалендә һәр елдагыча җырчыларга "Алтын барс" сыннары тапшырылды.
9780-2
Кайбер артистлар икешәр номинациядә җиңде. Мәсәлән, Азалия Зиннәт "Иң яхшы клип авторы" һәм "Иң зәвыклы җырчы" исемнәрен алып, ике "барс"ка лаек дип табылды.
Шулай ук Хәния Фәрхигә дә ике бүләк тапшырылды. Фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә җырчы үзенең беренче "Алтын барс"ын урлатуы хакында хәбәр иткән иде. Шунлыктан, аңа брошь формасында эшләп, тәүге "Алтын барс"ын тагын бер кат тапшырдылар.
"Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә алып баручылар Филүс Каһировның җиңүен игълан итүгә, тамашачылар аны алкышларга күмеп каршы алды. Җырын башкарганнан соң да аның хөрмәтенә алкышлар һәм "Афәрин!" сүзләре яңгырады. Хатын-кыз башкаручылар арасында бу номинациядә җиңүне Зәйнәп Фәрхетдинова яулады.
"Халык мәхәббәте" номинациясендә ир-ат җырчылар арасында - Айдар Галимов, хатын-кызлар арасында Гүзәл Уразова җиңеп чыкты. "Елның музыкаль ташкыны" дип Радик Юльякшин табылды. "Татар җыры" фестивале быел Радик һәм Гүзәл Уразованың дуэты белән тәмамланды.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Комментарийлар