Логотип «Мәйдан» журналы

Татар дәүләт филармониясе 79нчы сезонын башлый

22 сентябрьдә Г.Тукай премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары Дәүләт оркестры концерты белән Г.Тукай исемендәге Татар дә...

22 сентябрьдә Г.Тукай премиясе лауреаты, Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары Дәүләт оркестры концерты белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 79нчы сезонын ача. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Clipboard64
Программада каралганча, солистлар һәм ансамбльләр оркестрга кушылып Р. Яхин, В. Андреев, Ф. Мендельсон, П. Чайковский, А. Алябьев, Ф. Шуберт, Ф. Борн, Поль Мореа, К. Сен Санс, И. Штраус, И. Брамс, Н. Шульман, А. Цыганков, А. Бородин, И. Фролов, Э. Артемьев, Г. Рзаевның инструменталь әсәрләрен башкарачак.
Оркестрның музыка спектры гаять киң. Биредә рус һәм чит ил классик музыкасы, XX гасырның мәшһүр композиторлары, шул исәптән Татарстан композиторларының популяр әсәрләре яңгырый. Төрле милләт халкы көйләрен үзенчәлекле итеп башкаруы белән дә оркестр тамашачы мәхәббәтен яулаган.
Шактый еллар эшләү дәверендә ТР халык уен кораллары Дәүләт оркестры йөзләгән тирән эчтәлекле концерт программалары белән чыгыш ясаган. Шулай ук аның балалар өчен инде традициягә кергән махсус абонемент концертлары да бик матур үтә.
Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары Дәүләт оркестры Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, Австрия, Һолландия, Германия, Италия кебек илләрдә дә үзен танытып өлгерде. Оркестр концертлары Көньяк Корея шәһәрләрендә зур уңыш белән үтте. «Россия – Корея» халыкара фестивале аңа зур казаныш китерде – оркестр фестивальнең Гран-приен яулады.
Оркестр – «Филармониада» халыкара фестиваленең актив катнашучысы. Сәхнәдә оркестр белән тамашачының яраткан солистлары И. Кобзон, А. Зубицкий, В. Мясоедов, С. Лукин, А. Литвиненко, Е. Молодцова, Д. Штода, Е. Цветкова, С. Романов һәм башка артистлар чыгыш ясарга өлгерде инде.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар