Логотип «Мәйдан» журналы

Татар артисты аттестация узарга әзерме?

Татарстанда театрлар турында канун барлыкка киләчәк. Моңарчы Россиянең үзендә дә булмаган яңа канун турындагы хәбәрне сәнгать кешеләре төрлечә кабул итте.Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламе...


Татарстанда театрлар турында канун барлыкка киләчәк. Моңарчы Россиянең үзендә дә булмаган яңа канун турындагы хәбәрне сәнгать кешеләре төрлечә кабул итте.



curtain-pulled-back1
Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламент утырышы булып узды. Анда “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында”гы закон проектын беренче укылышта кабул ителде.
Бу канун проекты театр коллективларына гына түгел, ә тамашачылар өчен дә яңалыклар алып киләчәк. Аның нигезендә, дәүләт театрларында аттестация, ә кайбер театр сөючеләргә хәтта билет алганда ташламалар да карала.
- Мондый канун Россиядә әлегә кадәр юк иде. Татарстан беренчелекне күрсәтер дип өметләнәбез, чөнки бездә театрлар шактый күп. 15 дәүләт театры исәпләнсә, моннан тыш халык (үзешчән) театрларыбыз эшләп тора. Аларның эшчәнлеге, иҗаты канун нигездә булырга тиеш. Театр һәм театр әһелләре үз бурычларын, хокукларын, алар алдында булган мәсьәләләрне анык белергә тиеш. Нәкъ менә шулар турында канун юк иде. Без төрле оешмалардан уңай фикерләр алдык инде, - ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.
Хәер, аттестация артистларыбызны шактый аптырашта калдырды.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева:
– Хәзер театрлар, гомумән, бик күп. Канун бөтен театрларга карата да бер төсле була алмый. Театрның, әлбәттә, хөкүмәт карамагында булуын телим. Хөкүмәтнең сәнгатькә күбрәк игътибар бирүен сорыйм: матди яктан да, иҗади яктан да. Театрның тормышын белеп торырга, гел күзәтеп торырга кирәк, гомумән, сәнгать, иҗат – халык рухының төп нигезе. Сәнгать – спорт түгел. Спортка бик күп игътибар бирелә. Рухи байлыкка игътибар кирәк, дип саныйм. Хәзер халыкның рухын, ышанычын күтәрергә кирәк. Ә боларны барысын да спорт түгел, театр күтәрә. Милләтне дә бит театр саклый. Канун белән шәхсән үзем таныш түгел, моңарчы закон чыкканы булмады. Ул күбрәк иҗатка, сәнгать кешесен яклауга кайтып калсын иде. Театр турында канун әзерләү өчен театрны, иҗатны яхшы белергә кирәк. Бездә комиссияләрдә күп очракта компетентсыз кешеләр утыра. Артистларның матди ягын карарга кирәк. Аттестация уздыралар икән, акчасын да күтәрсеннәр. Күпме мөмкин хәерче хәлендә яшәргә?!
Нияз Игъламов, театр белгече, канун проектын төзү комиссиясе әгъзасы:
– Аттестация мәсьәләсе күптән күтәрелгән нәрсә ул. Аны без түгел, Мәскәү күтәрә. Ул бөтен Россия театрларына кагылачак. Миңа калса, бу дөрес юнәлеш, ниндидер механизм булырга тиеш иде инде. Чөнки күп очракларда дәүләт театрларында артистлар гомер буе штатта тора, ә рольләре юк. Актер хезмәт дисциплинасын бозмагач, аларны эшеннән дә азат итеп булмый. Бер урында таптанучы артистлар бар. Алар бернинди форум, мастер-классларда катнашмый. Ә бит андый чаралар Казанда да, Мәскәүдә дә бик күп. Юл чыгымнарын түлиләр, катнашкан өчен акча бирәләр! Күп артистларыбыз исә андый проектларны өнәми: «Без болай да беләбез, безгә кирәкми», – дип кенә чикләнәләр.
Әлбәттә, яңа закон проектында аттестация артистларга гына карамый. Бу театрның башка иҗади хезмәткәрләренә дә кагыла. Профессиональ яктан ниндидер нормалар булырга тиеш, ләкин сәнгатьтә төгәл нормалар юк. Монда фикер субъектив күрсәткечләрдән оеша. Бер графада отзывлар кертелгән. Анда да бит төрле театр белгече яки журналист төрлечә язарга мөмкин.
Яңа кануннан театрлар отачак кына дип белдерә белгечләребез. Канун театр алдында хөкүмәтнең җаваплылыгын һәм театрның җәмгыять алдында җаваплылыгын билгели. Әйтик, бер театр атнага ике генә спектакль тәкъдим итә, ә тамашачыга күбрәк кирәк, ди. Сәхнәдән торып бозыклыкны күрсәтмәскә, сәнгати җаваплылык булырга тиеш. Әлеге канун театр белән дәүләт арасын да, театр белән җәмәгатьчелек арасын да якынайта.
Әйе, актерлык эшендә дә якланмаган яклар шактый күп, режиссер хезмәтендә дә шулай. Әйтик, режиссер спектакль авторы дип санала. Ләкин аның үзе куйган сәхнә әсәренә, артистның үзе тудырган образга бернинди хокуклары юк.
Раил Садриев, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм директоры:
– Закон проектын әзерләүдә шактый күп театрларның белгечләре катнашты. Ел саен мин Россия театр директорлары гильдиясенә барам. Беренче тапкыр канун белән шунда танышкан идем. Бөтен яңалыкны без беренче шикләнебрәк, куркыбрак кабул итәбез. Замана үзгәреп тора, мондый канун, һичшиксез, кирәк. Мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә театрларга килгәндә, күп нәрсә театрларның үзләреннән тора. Шәхсән безгә Буа театрын ачарга дигән карар Мәскәүдән килмәде. Ул карарны без моннан алдык. Шуңа күрә, Татарстанның үзенең таләпләре бар. БДБ театрларына гына карыйк. Кайберәүләре бит дәүләттән бөтенләй финансланмыйлар. Ә Татарстанда һаман да шул дәрәҗәдә саклана. Безнең республиканың хасиятенә, миллилегенә таянып, шул җирлектә театрларны саклап калырга тырышу мөһим. Әлбәттә, Россия кануннарыннан чыкмыйча. Төрле-төрле программалар бар, һәрвакытта да барысыннан да хәбәрдар булып бетереп тә булмый. Грантлар булдырылган. Әлбәттә, кечерәк шәһәрләрдә яшәүче театрларга грант алу авыррак. Законның концепциясе ошый дип әйтә алмыйм, әмма килешәм. Бер ел дәвамында эш барган. Яңа канун үз җимешләрен беренче мизгелдән үк бирә дә алмас, әмма театр, театр сөючеләр аны сизәчәк.
Рауза Солтанова, сәнгать белгече:
– Яңа канун иҗади коллективларны яклау максатын куйсын иде. Сәясәт мондый, сәясәт шундый, дигән фикердән чыгып эшләнергә тиеш түгел ул. Иҗат – гомумән, театрның үз эше! Ә иҗат кешеләре бүгенге көндә якланмаган.
Рашат Фәйзрахманов, Чаллы татар дәүләт драма театры директоры:
– Бу канун турында сүз күптәннән йөри. Мәскәү җитәкчеләре тарафыннан ул инде егерме елдан артык эшләнә. Әмма аның «очына чыгып» җитә алмыйлар. Кирәкме икән ул? Сорау арты сорау туа. Ә без – театр әһелләре күзлегеннән караганда, ул канун бик кирәкле әйбер. Түрәләр өчен кирәкме, чын театр кешеләренә кирәкме? Бүгенге көндә театрларда тәртип кертү зарурдыр дип уйлыйм шәхсән үзем. Драматурглар язган бөтен әсәрләрне дә сәхнәгә куеп булмый. Бу өлкәдә дә эшләү сорала. Ел саен «Татар пьесасы» дигән конкурс үтә. Безгә тәкъдим итәләр, тик һәммәсен да куя торган түгел. Җыеп әйткәндә, канунны башлыча театраллар чыгарсын иде. Ашаучыларны түгел, тураучыларны катнаштыру мәслихәт!

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар