Логотип «Мәйдан» журналы

ТАССРның 100 еллыгына «Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы ачылачак

ТАССРның 100 еллыгына «Век татарской музыки – Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеше буенча үткәрел...

ТАССРның 100 еллыгына «Век татарской музыки – Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеше буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә профессор Вадим Дулат-Алеев әйтте.
ТАССРның 100 еллыгына «Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы ачылачак
Вадим Дулат-Алеев бу проект “Татарстанның музыкаль паркы” дип тәкъдим итте. “Биредә классик, заманча, традицион, эстрада музыкасы да булачак. Татарстан музыкасына өлеш керткән шәхесләр дә урын алачак”, - дип порталга анонс бирде аның авторы.
Порталның мәгълүмати өлеше өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә булачак. Ә нигездә бөтен материал татар һәм рус телләрендә булыр дип планлаштырыла.
Алга таба әлеге портал белем бирү платформасы да булыр дип күздә тотыла.

  • ТР Дәүләт Советында журналистларга Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясе тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы концепция буенча эш башлады. Концепцияне ТР Мәдәният министрлыгы каршында оешкан эшче төркем әзерләгән.


Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186746/

Комментарийлар