Логотип «Мәйдан» журналы

Талпаннар вакытыннан алда һөҗүм итә

Язның җылы көннәре әле берничә көн генә сөендерсә дә, Чаллыда талпан тешләүдән бер бала зыян күргән инде.Талпан балага шәһәр читендә генә кадалган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге ө...


Язның җылы көннәре әле берничә көн генә сөендерсә дә, Чаллыда талпан тешләүдән бер бала зыян күргән инде.



1450935499_grinkolor
Талпан балага шәһәр читендә генә кадалган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсеннән "Челнинские известия" басмасына белдерүләренчә, идарә тармагы тарафыннан шәһәр читендәге урманнар гына түгел, ә Чаллыдагы барлык парклар да талпан һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртелә икән. Барлык мәйданы – 50 мең гектар.
Шәһәрне эшкәртү чисталык ике айлыгы төгәлләнгәч башкарылачак, ди.
Узган ел Чаллыда 851 кешене талпан тешләгән, берсе энцефалит белән чирләгән.
 
 
http://www.vatantat.ru

Комментарийлар