Логотип «Мәйдан» журналы

Сыйфат стандартларына туры килмәгән дөге ярмасы сортлары билгеле булды

Россия сыйфат системасы үткәргән тикшеренүләр Россия кибетләрендә сатыла торган түгәрәк бөртекле дөгенең өчтән бер өлеше сыйфат стандартларына туры киләмәвен ачыкланган. Бу продукциянең 70 проценты ка...

Россия сыйфат системасы үткәргән тикшеренүләр Россия кибетләрендә сатыла торган түгәрәк бөртекле дөгенең өчтән бер өлеше сыйфат стандартларына туры киләмәвен ачыкланган. Бу продукциянең 70 проценты канәгатьләнерлек дип бәяләнгән. Бу хакта "Российская газета" яза.
title_dsc05392
Дөге безнең илдәге ярма базарының 25-27 процентын били.
Түгәрәк бөртекле "Кубанский" дөгесе йөздән артык параметр буенча тикшерелгән, шулай ук пестицидлар, күгәрек, чит-ят кушылмалар, корткычлар, сортка туры килүе, безнең илдә һәм чит илдә кулланыла торган билгеле авыл хуҗалыгы химикатлары булубулмауга тикшерелгән. Һәр өченче үрнәк билгеле таләпләргә туры килмәгән.
Моннан тыш, дөгегә корткычлар һәм паразитлар һөҗүм итә. Алар ярмага саклау шартларын үтәмәгәндә эләгә. Бу бөҗәкләр алты сәүдә маркасы ярмасында табылган. Шулай итеп, "Чистая Крупа", "Агроальянс" продукцияләрендә үле корткычлар табылган. "Яровое поле", "Скайфуд", "Шебекенские", "Туговая гора" сәүдә маркалы дөгеләрдә тере бөҗәкләр дә булган.
"Агрокультура", "Карачиха", "Агро-Альянс", "Яровое поле", "Аксиома", "Скайфуд", "ЛЕНТА", "Maltagliati", "Щебекинский", "365 ДНЕЙ", "Тугова гора" дөгеләренең вакланган ярмалар саны буенча билгеләнгән сортка туры килмәве ачыкланган.
"Теплые традиции", "Националь", "Мистраль", "MAKFA", "Д", "Дон Густо", "FineLife", "Селяночка", "Пассим" сәүдә маркалы товарлар сыйфатлы дип табылган.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар