Логотип «Мәйдан» журналы

Шушы яктан, шушы туфрактан ул...

Кукмара районы Әсән Елга авылы модельле китапханәсендә «Шушы яктан, шушы туфрактан ул… » дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. Кичәнең олуг кунагы – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, танылган әдәбият белгече, диктор Фоат ага Галимуллин иде.

Фоат ага – безнең якташыбыз, Кукмара районы Арпаяз авылында колхозчы гаиләсендә туып үскән. Без аны беренче чиратта, әлбәттә, үзенчәлекле тавышлы диктор буларак беләбез. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шаймиев Фоат Галимуллин хакында: «Ана телебезнең иң камил, иң матур, иң зыялы яңгырашы аның сөйләмендә шикелле», – дигән иде.

Икенче соклангыч үзенчәлеге – ул инде 40 елдан артык студентларга белем бирә. Шәкертләре – татар теле, әдәбияты белгечләре бүген республикага гына түгел, бөтен Россиягә таралганнар. Безнең Кукмара районы Пычак мәктәбендә генә дә аның 4 укучысы эшли. Шуңа күрә без аны хаклы рәвештә мөгаллимнәр мөгаллиме дип атый алабыз.  

Фоат ага өстәвенә әле татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән галим дә. Ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә күп санлы хезмәтләр язган шәхес, татар әдәбияты дәреслекләре, уку әсбаплары авторы.

Һәм дүртенчедән – ул хикәяләр, шигырьләр иҗат иткән каләм иясе дә. Кичәдә аның берничә шигыре яңгырады. Фоат аганың шәкерте Римма ханым Гарифҗанова «Мин тугач» шигырен сөйләде. Нәсимә апа Газизҗанова башкаруында «Безнең буын» шигырен тыңларга насыйп булды. Рүзәл Шамилов башкарган «Сагынам, әтием» җыры да Фоат агага, һичшиксез,  ошагандыр, дип ышанабыз – аңа да бик яшьли әтисен югалтырга, ятимлек ачысын кичерергә туры килгән бит. Фоат ага кичәдә менә шул балачак елларын да искә алды. Шигырьләр укыды, Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын башкарды.Рәшидә апа Мостафина «Туган авыл» шигырен сөйләде, Фоат абыйга багышлап җыр да башкарды. Кичәдә Пычак урта мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. Символик мәгънәгә ия чыгыш булды ул – Фоат абыйның шигырьләрен кайчандыр ул укыткан шәкертләрнең балалары сөйләде. Һәм безнең күп санлы сорауларга җавап бирде.

Гомеренең бер генә көне дә эзләнүләрсез, тырыш, максатчан хезмәттән башка узмаган аның. Мәктәптән соң халык театры режиссеры белгечлеге буенча Алабугада Татарстан мәдәни-агарту укуханәсен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. 1974 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укытучы булып эшли башлаган, аспирантурага укырга кергән.1980 елда Уфа университетының махсус гыйльми советында филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклаган. 1984 елда доцент исеме алган. 1986-1992 елларда КДПИ ның тарих-филология факультетында декан булган. 1999 елда докторлык диссертациясе яклаган һәм Фоат Галимуллинга профессор дигән гыйльми исем бирелгән. 1990 елда Язучылар берлегенә кабул ителгән.

Менә шундый күркырлы талантлы шәхес ул якташыбыз Фоат ага. Горурлыгыбыз! Киләчәктә әле тагын очрашулар насыйп булсын! Туган якларын онытмавы өчен без Фоат ага Галимуллинга рәхмәт белдерәбез.

 

Әлфинә Нәфыйкова,

Кукмара районы, Әсән Елга авылы мобиль китапханәсе.

 

Галерея

Комментарийлар