Логотип «Мәйдан» журналы

Сукбайлар “Азатлык” мәйданындагы өйләргә ияләшкән

Яр Чаллы “Халык контроле”нә бер ханым Азатлык мәйданындагы бәйрәмнәр вакытында сәүдә өчен файдаланучы агач йортларны алып ташларга кирәк, дип мөрәҗәгать иткән. Өйләр буш торган арада анда бомжлар...



Яр Чаллы “Халык контроле”нә бер ханым Азатлык мәйданындагы бәйрәмнәр вакытында сәүдә өчен файдаланучы агач йортларны алып ташларга кирәк, дип мөрәҗәгать иткән.


6ea6c2524b061190660c92cdde264092_L
 
Өйләр буш торган арада анда бомжлар ишекләрен ватып кереп яшәп яталар, ди. Кайберләренең тәрәзәләре ватык. Сукбайлар өй артларын җәмәгать җәмәгать бәдрәфе иткәннәр. Димәк, бу йортларны саклаучылар юк, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Әлеге агач өйләр узган ел Яңа ел алдыннан бәйрәмнәрдә даими файдалану өчен төзелгән иде, аларны күчереп йөртү яки җыеп кую мөмкин түгел.

 

Комментарийлар