Логотип «Мәйдан» журналы

"Суда батмый, утта янмый" торган ноутбук уйлап табылган

Россия Һава десанты гаскәрләре идарә итү һәм мәгълүмат тапшыру өчен бар яктан чыдамлы ноутбуклардан файдалана башлаячак дигән хәбәр тарата "Берләштерелгән прибор төзелеше корпорациясе" вәкиле. Бу хакт...

Россия Һава десанты гаскәрләре идарә итү һәм мәгълүмат тапшыру өчен бар яктан чыдамлы ноутбуклардан файдалана башлаячак дигән хәбәр тарата "Берләштерелгән прибор төзелеше корпорациясе" вәкиле. Бу хакта "Интерфакс" язып чыккан.
a033
Әлеге комплекс сакланулы, төрле механик һәм климатик йогынтыларга чыдам һәм идарә итү командалары, төрле элемтә каналлары (радио, спутник, кәрәзле һәм IP-канал) буенча яшерен һәм ачык мәгълүмат тапшыру өчен билгеләнгән ноутбуктан тора. Ул инде "Хәрби элемтә-2016" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән.
Шулай ук компьютерга Россиядә җитештерелгән чыдамлы махсус флеш-картаны "укый" торган корылма көйләп куелган, ноутбукка суда да, утта да берни булмый, зур биеклектән төшсә дә зыян килми, дип белдерә белгечләр.
Корпорация вәкиле сөйләвенчә, компьютер IPI-камера белән җиһазланган, ул видеоконференция үткәрү яки видеокүзәтү алып бару мөмкинлеге бирә. Мәгълүматларны кәрәзле челтәр буенча тапшыру тизлеге – 150 Мбит/с, радиоканал буенча – 230 Кбит/с, спутник буенча 1 Мбит/с.
Ноутбук кораллы көчләрне оператив әзерләү чаралары барышында сыналган һәм аңа Һава десанты гаскәрләре җитәкчелеге тарафыннан югары бәя бирелгән.

Комментарийлар