Логотип «Мәйдан» журналы

Суд Телеграмны блокировкалау турында карар чыгарды

Мәскәүдә Таганка суды Телеграм мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Моңа кадәр Роскомнадзор Телеграмны блокировкалау турында судка мөрәҗәгать иткән...

Мәскәүдә Таганка суды Телеграм мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
 
Моңа кадәр Роскомнадзор Телеграмны блокировкалау турында судка мөрәҗәгать иткән иде.
Агентлык хәбәр иткәнчә, суд бу эшне ярты сәгать эчендә тикшергән, шуннан соң судья киңәшүләр бүлмәсенә чыккан.
Роскомнадзор һәм ФСБ вәкилләре Телеграмның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве террорчыларга ярдәм итәргә, җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин дип белдергән.
Адвокатлар судка килмәгән. Павел Дуров аларга "бу фарсны легитимлаштырырга ярдәм итмәскә" кушкан.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар