Логотип «Мәйдан» журналы

Стрессны җиңеп була!

Яз җитүгә, күпләр рухи киеренкелектән интегә башлый. Хисләр ташыпмы ташый... Акылдан битәр, йөрәк кушканны гына эшлисе килә. Ни өчендер, тик торганда елап җибәрәсең, ярсып китәсең, юк-барга көлүдән ты...

Яз җитүгә, күпләр рухи киеренкелектән интегә башлый. Хисләр ташыпмы ташый... Акылдан битәр, йөрәк кушканны гына эшлисе килә.
Ни өчендер, тик торганда елап җибәрәсең, ярсып китәсең, юк-барга көлүдән тыела алмыйсың... Кешенең мондый рухи киеренкелек халәте стресс дип атала.
һәркем үз тормышында төрле экстремаль хәлләргә юлыга. Әмма бөтен кеше дә стресс халәтеннән арыну юлын таба алмый. Нәтиҗәдә, организмын озак вакытка гамәлдән чыгара, эшкә яраксызландыра.
Гомумән, кешедә физиологик һәм психологик (рухи) стресс булырга мөмкин. Рухи стресс хисси һәм мәгьлүмати төрләргә бүленә. Шуларны бераз күзаллап үтик.
Мәгьлүмати киеренкелек кирәгеннән артык информация туплаганда, килеп туган мәсьәләне чишә алмаганда, үз вакытында мөһим карарлар кабул итәргә өлгермәгәндә һәм башка шундый очракларда барлыкка килә.
Хисси стресс исә үпкә-рәнҗеш, курку хисләрен еш кичергәндә, куркыныч хәл көткәндә, билгесезлектә яшәгәндә хасил була.
Җитди стресслар (имтихан тапшыра алмау, сөйгән ярыңның хыянәте, дустың белән низагка керү һ.б.) организмга тискәре йогынты ясамасын, яшәү көчен суырмасын өчен, рухи киеренкелектән чыгу юлларын белү мөһим. Түбәндәге гап-гади берничә чара сезнең организм эшчәнлеген билгеле бер көйгә салырга ярдәм итәчәк һәм, гомумән, киләчәктә стресстан сакланырга өйрәтәчәк.
Иң беренче нәүбәттә, авыр, кара уйларыгызны эчегезгә җыеп бармагыз, хисләрегезне тышка чыгарудан курыкмагыз.
Үзегез генә калганда, кискен физик хәрәкәтләр ясагыз: тәлинкә ватыгыз, мендәргә сугыгыз, идәнгә ятып тәгәрәгез, әйләнегез. Шулай ук хуш исле файдалы үләннәр салынган ванна керү дә тынычландыру чарасы булып тора. Киеренкелектән бушану өчен, гәүдәне үзегезгә уңайлы, теләгән халәттә тотарга (утырырга, ятарга) киңәш ителә.
Күңелегезгә ятышлы, салмак, талгын музыка куеп җибәрегез. Хәзер кибетләрдә кеше җанын тынычландыручы махсус классик музыка язылган аудио-видео кассеталар сатыла.
Иң мөһиме: тормыш юлыгызга психологик анализ ясагыз. Кыйблагызны тәгаенләгез, киләчәгегезне билгеләгез: үзегезнең һөнәри һәм мәдәни дәрәҗәгезне ничек үстерергә, сәламәтлегегезне ничек яхшыртырга, кем белән аралашырга уйлыйсыз? Шулай итеп, күңелегезне һәм акыл-зиһенегезне тәртипкә салу, һичшиксез, рухиятыгызны савыктырырга булышыр.
Стрессны җиңеп була! Төшенкелеккә генә бирелмәгез.
 
Педагог-психолог Венера Фахразиева.

"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар