Логотип «Мәйдан» журналы

Соңгы чик

Ул ята. Сиксәнне ваклап, туксанны тутырганда үз-үзен йөртеп, кирәкле йомышларын үти ала иде әле Сәкинә әби.

Ул ята. Сиксәнне ваклап, туксанны тутырганда үз-үзен йөртеп, кирәкле  йомышларын үти ала иде әле Сәкинә әби.
Кинәт кенә күзен ачты да, бернинди хәрәкәтсез ап-ак түшәмгә текәлде, әнә шулай итеп аңына килде ул. «Нәрсә булды миңа, нишләп бер җирем дә авыртмый? Нигә монда соң мин?»
Хәер, аңа кайда да бер. Үз нигезеннән бөтенләй куптарып алып килде аны олы кызы, уртанчысы дәшмәде, төпчеге үкси-үкси елады. Кызларының өчесендә дә күченгәләп, калган гомерен этә-төртә дигәндәй үткәрергә мәҗбүр булды карчык. Шулай үткән гомерен уйлап алгач, «Нигә мин монда соң әле», – дигән уй тагы борчый башлады аны. Тирә-як ап-ак түшәм, тәрәзәдән көннең яктылыгы чекерәеп керә, күзләрне авырттыра, әйтерсең, ул яңа гына караңгы кар базыннан чыккан. Күзе күз әле, нигә менә бер җире дә авыртмый икән соң, шуңа аптырап, аяк-кулларын селкетеп алырга уйлады, юк, бик авырайганнар алар, селкетеп тә булмый. Башына әйтерсең таш бәйләгәннәр, бер генә дә уй уйларлык маниры юк, хәтта башын борып карарлык та хәле юк. Менә шуннан соң авырту тойды да инде ул үзендә.
«Сөйгән кешедән күз китми, авырткан җирдән кул китми», – диеп юкка әйтмиләрдер инде ул, авырткан җирне дә тиз генә «аллай» диеп тотып алабыз бит. Авырта-нитә калса, гомер буе «әнәлгин» дигән даруны үз итте карчык. Ул аны үзенең иң якын ярдәмчесе – «духтыры» итеп яшәде: теше сызласа да, башы яки эче авыртып алса да, тиз генә шул ярдәмчесен авызына каба да, суыргалап, тәмләп йөри торгач, йотып та җибәрә иде шуны. Ә хәзер ярдәмчесенә үрелергә уйлагач, кулын кесәсенә таба китерә алмады, куллары да бик авырайган иделәр, җитмәсә, элеккечә түгел, гел башка төрле итеп, үзәккә үтеп сызлый иде алар. Шулай да бар көчен җыеп, уң кулын башына таба китерде дә битен капшады һәм үзенең йөзен танымады. Куллары белән көн саен бисмилла әйтеп сыпырган йөзе түгел иде ул: «Ай, аллам, Ходаем, әллә күршедә яткан марҗа карчыгы булды микән ул?» – диеп, тагы да көч-хәл белән уң кулын түбән төшерде дә, берни аңламыйча, тып-тын гына ята бирде.
Шулчак ак халатлы бер кыз килеп:  «Уяндыгызмы, Сәкинә әби, ничек хәлләрегез? Озак йокладыгыз, бик озак!» – дип, җылы йомшак кулары белән аның беләгеннән тотып алды да, кинәт бик каты итеп чеметтерде, һәм ул тагын күзләрен йомды.
...«Дөгә-дөгә-дөгә!» – дип тавыш биреп, ала казларын барларга су буена төште Сәкинә. Аларны тар сукмактан өйләренә таба куып җибәрде дә, киредән су буена йөгерде. Йөгерешкә үк башындагы ал яулыгын сыпырып алды да, куенына кыстырып, ашыга-ашыга шарламага таба үтте. Шарламадагы ташлар аның аякларын бер дә авырттырмыйлар, көн дә казларын куып йөреп ияләшкән инде ул, эчкәрәк, тез тиңентен җиргә керде дә, итәкләрен бөрмәсенә кыстырып куеп, чиста көмеш су белән башта кулларын, терсәкләрен юды, аннан тагы да куллары белән кушучлап чумдырып алып битен юды, шуннан иелгән килеш суга карап тынып калды. Су да тынган һәм аңа үзенең бөтен гүзәллеген, нәфислеген күрсәтеп елмая кебек иде. Сызылып киткән дугадай кашлар астындагы коңгырт күзләрнең нуры балкый, уймак кебек иреннең читенә елмаю килеп кунган, әтисенеке кебек кылыч, ләкин нәфис борыны гына нигәдер озынаеп киткәндәй тоелды аңа. Шул борыннан тып итеп тамган тамчы, кинәт көзгедәй су өстендә вак кыйпылчыклар ясап, серле дулкын таратты, үзе дә көтмәгәндә уң кулы белән чап итеп су өстенә сукты да, кычкырып көлеп җибәрде.
«Кыдый, су җегетен күрдең мәллә, ник көләсең?» – диде аңа атын җигеп, бучкы белән суган төшкән Шаһие. Җәмәгате, күрәсең, сөйгәненең һәр хәрәкәтен күзәтеп торган икән бит, бәхет чүлмәге. Әйе, Сәкинә Шаһидулласына никахтан соң шулай диеп яратып дәшә иде шул – «бәхет чүлмәгем!» Әйе, бик бәхетле яшәделәр алар, чүлмәк зурлыгында гына булган парлы тормышны, бары унсигез генә ел. Шаһие аны байтак еллар ялгызы яшәтте бит, бик иртә ташлап китте, мәрхүмкәе, менә инде ялгызы гына туксанны тутыра бит.
Әби күзен ачып ак түшәмне күрүгә үк, үзенең төшләнеп ятуын абайлады», һе, мине бәхет чүлмәгем үзе янына чакырмады бит, яшим икән бит әле, яшим, үлмим мин. Мин исән әле, ишетәсезме?» – диеп кычкырды, ләкин тавышы чыкмады, берсе дә аңа җавап бирмәде. Бераздан: «Әни, бәгърем, җаным, нәрсә кирәк, нидер әйттең, ахры», – диделәр ананың һәр хәрәкәтен барлап, карап утыручы кызлары.
«Менә сиңа, йөзем үземнеке түгел, кул-аяклар тыңламый, хәзер тавышым да юкмыни? Әй Аллам, нигә бу кадәр сыныйсың син, мин – адәм балаңны, болай да аз күрмәдем бугай инде? Әтисез калып ятим үстем, «яшьлек» дигән вакытта ачлык белән интектем, аннан соң сугыш әчесен күрсәттең, җиде ел ятактагы әниемне карадым, олы бала булгач, эне-сеңелләремә апа да, әни дә булдым, инде кырыкта, картаеп кына, ир чырае күргән идем, аны да тартып алдың. Рәхмәт, Ходаем,  өч кыз бала бирдең, картлык көнемдә  алар янымда. Кияүләр, оныклар бирдең, рәхмәт үзеңә. Йә инде, тагын сыныйсыңмы мине? Әй, Ходаем, бу юлы да сынмасам, сыгылмасам иде, үзең көч бир миңа!?» – дигән уйларын йомгаклап, күзләрен йомды ана. Елап, үксеп беткән күзләре белән әнисенең авызына карап торган төпчеге ачыргаланып: «Әни!» диеп  янына килмәкче иде, апалары якын җибәрмәделәр. «Җылак тәре, әни янында җылама!» – дигәннәрдер.
«Әй, төпчегем, бигрәк иркә үсте шул, йомшак күңелле ул, җитмәсә, гел үземә охшаган, чәче дә озын, минем кебек чәч юлын уртадан ачып йөри. Апалары кызлар алып кайтса, төпчегемдә бер малай бар, яратам да инде шул сабыйны. Шаһиема охшатып  яратам бугай мин аны».
«Суфыя абыстай килде!» – дигән сүзгә Сәкинә әби күзен ачты. Төпчегенең әллә нинди сәер йөзен күргәч, аптырап апаларына күз салды, башларына яулык бәйләп утырган кызлар абыстай килүгә сикерешеп тордылар да, аны җитәкләп диярлек әниләре янына алып килделәр.
«Әллә минем хәлем авыр диеп Ясин чыгарга чакырганнармы абыстайны? Юк, юк, мин үлмим бит, Шаһием  миңа төшемдә: «Әйдә», – димәде бит, хәтта кулын да сузмады, миңа иртәрәк әле үләргә!» – Сәкинә әбинең бу сүзләрен берәү дә ишетмәде. Суфыя абыстай әби янына килеп күз салуга, әстәгъфируллаларын әйтә-әйтә, чүт чыгып йөгермәде, кызлары юлына аркылы баскач, базмады, ахры. Әбинең: «Ник бик куркасың, Суфыякаем, мин бик ямьсезмени?» – дигән сүзен яшьтәше аңламау түгел, ишетмәде дә. Әниләренең ымлавына олы кызы: «Әни, сабыр ит, хәзер абыстай дога укыгач, сиңа җиңел булып китәр, сабыр ит яме».
«Әй, Суфыя, Суфыя! Син дә кеше рәтенә кереп, дога укып, хәер җыеп йөрисең бит. Үткән гомереңдә ниләр генә кыланмадың? Бөтен ирләрне итәк астыңа җыйган көннәрең бар иде. Минем Шаһиема да күз салдың син, ул башын югалтмады, шөкер. Ярар,  һәр кеше дә үзе ясаган гөнаһка үзе җавап бирә бит. Аллага шөкер, мин дә Шаһиема хыянәт итмәдем, чөнки яраттым бит мин аны, яраттым! Мине үзенеке итеп сайлаганга яраттым, санлаганга яраттым, түбәнсетмәде, рәнҗетмәде, «Кыдый!» – диеп иркәләп кенә торды, бахыр! Урыны оҗмахта булсын! Миңа да аның янында булырга насыйп кыйл, Ходаем!»
Әнә шундый уйлар белән Суфыяга текәлеп карап торган Сәкинә әбидән курыкты булса кирәк абыстай, чөнки тисә-тиенгә, тимәсә-ботакка диеп, әпен-талау пышылдап, нидер укыды да, ничек кирәк алай багышлагандай итеп, тизрәк чыгып сызды. Апалары  зур рәхмәтләр әйтә-әйтә, хәерләр биреп озатып ишектән үк чыгып киткәндә, Сәкинә әбинең күзе төпчек кызына төште. Кызының әнисен соңгы тапкыр күргән сыман итеп карап торуын сизгәч, аңа көчәнеп, аңа карап елмаеп куйды.
Ана һәм бала. Алар ап-ак түшәмле бүлмәдә бары тик икәү генә калды. Монда алар икесе генә бер-берләрен аңлыйлар сыман, бер-берләрен бик якын тоялар иде. Елаудан күзләре шешенеп беткән кызы анасы янына башын салды. Шулчак мәңге күтәрелмәс һәм бик авыр кулларга җиңеллек һәм көч кереп, ана кызының нәфис битеннән йомшак кына сыйпап алды. Мизгел эчендә ул куллар, авыраеп, кызының муенына таш кебек каты булып яттылар, һәм әнисе ниндидер җан әчесе белән гүелдәгән тавыш чыгаруга, ишектән апалары килеп керде. Әнисе янында яткан төпчекнең куркудан күзләре зур ачылган, берни дә әйтә алмый, күзеннән аккан яшен тиз-тиз ике куллап сөртә дә сөртә. Апалары сеңелләренең әнисе янында ятуына бер аптырасалар, әнисе аны кысып кочаклап ятканга икенче аптырашта калып, ни эшләргә белми тордылар. Нәкъ шул вакытта, Сәкинә әбинең үзе яраткан кызына бөтен серләрен сөйләп, аны кысып кочып алган килеш, елмаеп һәм ризалыгын калдырып, җан биргән мәле иде.
Соңгы чиктә кеше авыр язмышы, бәхетсезлеге һәм бу хәсрәтле дөнья белән килешмәүчәнлекне кабул итсә дә, бу матур яшәешне ташлап китәсе  килмәвен иң якынына аңлата алуы белән ризалашып сөенә.

 

 

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА

 

 

Мамадыш

 

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар