Логотип «Мәйдан» журналы

Сөйләшү

Җәй көне.

Автобуста барабыз. Минем алдагы утыргычта башына түбәтәй кигән чал сакаллы бер бабай һәм өч-дүрт яшьләр тирәсендәге нәни кызчык бара. Теләсәң теләмәсәң дә, сүзләре ишетелеп тора.
- Бабай, кара әле, әби минем аюыма күлмәк тегеп бирде. Матур, әйеме?
- Да, кызым, учен красивы.
- Төймәләре дә матур, әйеме, бабай?
- Да, кызым, учин красивы.
- Минем аюым кыш көне дә өшеми, әйеме, бабай?
- Нет, кызым, ни замурзнет.
- Ә урмандагы аюларның күлмәкләре бармы, бабай?
- Нет, кызым.
- Алар өшидер, әйе бит, бабай?
- Нет, кызым, ни замурзнет, шубкалары ес бит.
- Бабай, мин иртәгә аюымны бакчага алып барам, ярыймы?
- Латны, кызым, латны. Падрушкаларга пакажеш.
Болар  сөйләшәләр, ә мин шатланам: ярый әле сөйләшү шул тәртиптә бара, ә киресенчә түгел! Ярый әле  бабай түгел, ә нәни кызчык саф татарча сөйләшә! Бу сөйкемле бала – милләтнең киләчәге. Ә картлар...  Аларның күбесе дөньядан үз телләрен җүнләп белмәгән килеш китеп  бара... (Ә шулай да күңелдә сорау туа: ни өчен бу чеп-чи татар бабае шулай интегеп, вата-җимерә урысча сөйләшә соң әле?! Канына сеңгән яман гадәттән – бөек туганга ярау гадәтеннән арына алмаудандыр инде бу, күрәсең.)
Менә шундый заман килде: балалар безне туган телдә  сөйләшергә, намаз укырга, табигатьне сакларга, дөрес яшәргә өйрәтә...
Ичмасам, әйбәт укучылар булыйк инде...
 

Рәмзия ГАБДУЛХАКОВА

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар