Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил булачагы турында кисәтте

26 апрельдә Татарстанда яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә...

26 апрельдә Татарстанда яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Һава торышы көндез һәм кич бозылачак. Төнлә бераз яңгыр явуы көтелә.
Төнлә һава температурасы 5-10, көндез 18-23 градус булачак.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-yasen-ham-kocle-il-bulacagy-turynda-kisatte-5853673

Комментарийлар