Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм яшен турында кисәтте

Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәб...

Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә торган көчле җил көтелә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итә.
Мондый һава торышы республикада төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә, ә Казанда көндез була. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явачак.
Төнлә һава температурасы +3..+8 градус булыр дип фаразлана, көндез +12..+17 градуска кадәр җылыта.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-kocle-il-ham-yasen-turynda-kisatte-5854639

Комментарийлар