Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда көчле буран турында кисәтә

Бүген Татарстан территориясендә кар һәм буран көтелә. Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил секундын...

Бүген Татарстан территориясендә кар һәм буран көтелә. Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә булыр дип фаразлана.
Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә көндез -2..-7 градус була.
Синоптиклар шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/09-02-2022/sinoptiklar-tatarstanda-k-chle-buran-turynda-kis-t-5849032

Комментарийлар