Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин булуы турында кисәтте

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы турында кисәтү чыгарды.4 июньнән 5 июньгә каршы төндә һәм шул ук көнне иртән Татарстанда том...

Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы турында кисәтү чыгарды.
4 июньнән 5 июньгә каршы төндә һәм шул ук көнне иртән Татарстанда томан көтелә.
Республиканың Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, якындагы тәүлекләрдә Татарстанда төнге температура +9..+14 градус, көндез +19..+24 градус булачак. Явым-төшем кайбер урыннарда гына һәм кыска вакытлы булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Казанда төнлә +11..+13 градус җылы, ә көндез +21..+23 градус җылылык көтелә. Алмашынучан болытлы һава, бераз яңгыр явуы ихтимал.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-hava-torysy-bozylyrga-momkin-buluy-turynda-kisatte-5855562

Комментарийлар