Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар Татарстанда 32 градуслы эсселек турында кисәтә

Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.11-13 майда төнлә һаваның минималь температурасы +9 ..+14 градус булачак. 11 майда көндез максималь һава темп...

Бу атнада Татарстанда 32 градуслы эсселек көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
11-13 майда төнлә һаваның минималь температурасы +9 ..+14 градус булачак. 11 майда көндез максималь һава температурасы +24..+29, 12 май һәм 13 май көннәрендә  +25..+31 градус көтелә.
14 майда һәм 15 майда, алдан фаразлаулар буенча ,төнлә + 12.. +17 градуска кадәр, көндез һава + 27 ..+32 градуска кадәр җылы була.
Элегрәк «Татар-информ» республикада урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/10-05-2021/sinoptiklar-tatarstanda-32-gradusly-esselek-turynda-kis-t-5822671

Комментарийлар