Логотип «Мәйдан» журналы

SIM-картаны хәрби билет һәм чит ил паспорты ярдәмендә дә алып булачак

Кәрәзле элемтә операторы белән килешү төзеп, SIM-карта алуны хәрби билет һәм чит ил паспорты ярдәмендә дә алып булачак.РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында телефон элемтәсе хезмәте...


Кәрәзле элемтә операторы белән килешү төзеп, SIM-карта алуны хәрби билет һәм чит ил паспорты ярдәмендә дә алып булачак.



Nano_SIM
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында телефон элемтәсе хезмәте күрсәтү кагыйдәләренә шул хактагы төзәтмәләр әзерләнгән.
Хәзерге вакытта SIM-карта Россия паспорты ярдәмендә генә сатыла иде. Яңа кагыйдәләр буенча SIM-карта алу өчен "шәхесне ачыклаучы документ" күрсәтү дә җитә. Моңа хәрби билет, чит ил паспорты гына түгел, канун буенча шәхесне билгели торган башка документлар да керә, дип хәбәр итә Интертат.ру

Комментарийлар