Логотип «Мәйдан» журналы

Шәриф Камал премиясе кысаларында яшь тәрҗемәчеләр өчен ике онлайн дәрес үтәчәк

Бүген, 8 февраль көнне Шәриф Камал премиясе кысаларында яшь тәрҗемәчеләр өчен ике онлайн дәрес үткәреләчәк.Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.«Нәфис текстны кабул итү һәм т...

Бүген, 8 февраль көнне Шәриф Камал премиясе кысаларында яшь тәрҗемәчеләр өчен ике онлайн дәрес үткәреләчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
«Нәфис текстны кабул итү һәм тәрҗемә итү үзенчәлекләре» темасына багышланган лекция 12.00 сәгатьтә башлана.
Лекцияне чит телләр югары мәктәбен тәрҗемә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы һәм КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты тәрҗемәсе доценты, синхрон тәрҗемәче, телдән тәрҗемә итү укытучысы, Россиянең Тәрҗемәчеләр берлеге әгъзасы Ксения Просюкова алып барачак.
14.00 сәгатьтә «Әдәби тәрҗемәнең стилистик аспектлары» дип исемләнгән остаханә башлана. Аны зур халыкара чараларны тәрҗемә итүче, телдән һәм язма тәрҗемә, һөнәри этика һәм дипломатик протокол укытучысы  Алия Сингатуллова уздыра, диелә хәбәрдә.
Онлайн дәресләр Zoom платформасында узачак. Катнашырга теләүчеләргә алдан теркәлү шарт.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/science/08-02-2022/sh-rif-kamal-premiyase-kysalarynda-yash-t-r-em-chel-r-chen-ike-onlayn-d-res-t-ch-k-5848878

Комментарийлар