Логотип «Мәйдан» журналы

Шәриф Камал бәйгесе җиңүчесе: Әдәби тәрҗемә — миллион китерә торган эш түгел

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең «Тәрҗемә» номинациясендә лауреаты Азат Якупов әдәби тәрҗемә өлкәсен хезмәт хакы аз түләнелә торган эш дип саный.«Тәрҗемәче һәрвакытта әдәби тәрҗемә белән эш итә...

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең «Тәрҗемә» номинациясендә лауреаты Азат Якупов әдәби тәрҗемә өлкәсен хезмәт хакы аз түләнелә торган эш дип саный.inuche
«Тәрҗемәче һәрвакытта әдәби тәрҗемә белән эш итә ала. Әдәби тәрҗемә миллионнар китерә торган эш түгел. Мин үземне тәрҗемәче итеп күрәм. Киеренке хәлдә булсам да, тәрҗемә иткәндә күңелем ял итә. Яхшы тәрҗемәче булыр өчен, телне камилләштерергә генә түгел, төрле өлкәләрне дә үзләштерү зарур. Киләчәктә бәйгедә тупланган тәҗрибәне кулланып, төрле әдәби әсәрләрне тәрҗемә итәргә ниятлим», — диде ул.
Азат фикеренчә, татар теле белән эш иткән тәрҗемәчегә татар әдәбияты, тарихы, тәрҗемә ителә торган телләрнең фәлсәфәсе, дине һәм көнкүреше белән таныш булу сорала.
«Әдәбиятта иҗат итүчеләр һәм әдәби әсәрләрне тәрҗемә итүчеләр бар. Ике өлкә дә бик күп иҗат көчен таләп итә. Әсәрне тәрҗемә итү — өр-яңадан образлар системасын булдыру, чынбарлыкны тасвирлау», — дип аңлатты ул.
 

Фото: Солтан Исхаков 


https://tatar-inform.tatar/news/society/02-02-2021/biektau-rayonynda-k-p-balaly-gail-chen-fotosessiya-oeshtyryldy-5803250

Комментарийлар