Логотип «Мәйдан» журналы

Шәһәр үзәк китапханәсендә Шәһәр көненә багышланган күргәзмә ачыла

26 август көнне 16:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Туган...

26 август көнне 16:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Яр Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозиция Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Туган як тарихына, аның тарихи мирасына мәхәббәт аның иҗатында чагылыш таба. «Әни сүзе» күргәзмәсе матур рәсемнәрдә һәм графикада тәкъдим ителгән. Картиналарның тематикасы Татарстанның, республиканың күпмилләтле халкының тарихы һәм язмышы белән бәйле.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26
 

Фото: http://www.nabchelny.ru/


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар